14 нче октябрь көнне Турай авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Сәйтәк авылы клубында кунакта булып киттеләр.Очрашуның максаты -эш тәҗрибәсе белән уртаклашу иде. Кунаклар клубта узган “Көзге байлык” кургәзмәсенең шаһитлары булдылар. Авыл халкына “ Көзләрдә дә язлар кабатлана” исемле концерт программасы тәкъдим ителде.Бу кичәдә авыл халкы Турай узешчәннәренең моңлы тавышларына хозур кылды.Зал көчле алкышларга күмелде. Бик күңелле яшисез икән,мондый очрашулар ешрак булса иде дигән фикерен Турай Мәдәният йорты мөдире Фәния Мухаметхатипова авыл халкына да җиткерде.

