Сәламәтлек сәгате

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне Сәйтәк авылы куп функцияле үзәгендә эш гадәттәгедән тыш   башланып китте. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Ижминводы” курортының  сәламәтләндерү физкультурасы инструкторы Галимова Д.Р. белән берлектә, үзәктә эшләүчеләр өчен  Сәламәтлек сәгате уздырды. Чарада мәдәният, медицина , балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары катнашты. “Сез барыгыз да кешеләрнең сәламәтлеге өчен кайгыртып йөрүчеләр.Ә сезнең сәламәтлегез турында кем кайгыртыр ?Мин сезгә барыгызга да сәламәтлек телим. Бу чараны көн саен уздырырга тырышырбыз. Барыгызга да уңышлы эш көне телим”-, дип башлады чараны Гизатуллина Я.Г. Оста инструктор белән берлектә чара сизелмичә дә узып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International