Иске Гришкин мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылды

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

21 октябрь көнне Иске Гришкин мәдәният йортында клуб сезонын ачуга багышланган “Авылымның алтын көзе” дип исемләнгән концерт булды.

Концертта авылыбызның барлык учереждение хезмәткәрләре, бакча һәм мәктәп балалары актив катнашты. Яшь җырчылар В.Япаев, Р.Ялюхов, С.Камашева, В.Булановаларның яңа җырлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. “Бигәш” ансамбле, Карман авылы коллективы, О.Камашева,  М.Япаевларның чыгышы көчле алкышларга күмелде. М.Павлованың дәртле биюләре күңелләргә тагын да дәрт өстәде. Концертны төрле матур шигырьләр белән үрелдереп А.Молчанова алып барды.

22 октябрь көнне Иске Гришкин мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре катнашуында өмә оештырылды. Мәдәният йорты территориясен яфраклардан чистарту, күпъеллык чәчәкләрне кышка әзерләү эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International