21 нче октябрь көнне Песәй авылы мәктәбендә мәдәният йорты белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә көз турында җырлар җырланды, яшелчәләр турында шигырьләр яңгырады, балаларның үзләренең җитезлекләрен гөмбәләр, яфраклар җыю уеннарында сынадылар. Көзге муллыкка карата күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)