Абалач мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылды

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

26 октябрь көнне Абалач мәдәният йортында  яңа иҗат сезоны ачылу тантанасы булды. Анда Абалачлылар  белән бергә Бөрешле мәдәният йорты узешчәннәре дә катнашты. Концерт җыр, бию, юмор белән урелеп барды.

Абалач авылының сәхнә ветераны Назир ага Ситдиковның жырлавы тамашачыларны, кунакларны таң калдырды. Яшьләр дә Ләйсән Чанышева, Марина Кошкина, Гөлфия Шәйхетдинова үзләренең матур җырларын буләк иттелэр.

Бөрешледән “Чишмәкәйләр” ансамбле җырлары, биюләре белән шатландырды. Аида Соловьеваның җырлавы, Флүсә Соловьева башкаруындагы татар биюе, иҗат төркеме башкаруындагы көлкеле скетч та  куңелләргә хуш килде.  Концертны Гөлфия Шәйхетдинова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International