Иске Гришкин авыл китапханәсендә укучылар өчен “Якташларыбыз-горурлыгыбыз!” исемле туган якны өйрәнү сәгате уздырылды.
Презентация ярдәмендә балалар Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, авылдашыбыз В.Комаровның тормыш һәм иҗат баскычлары белән таныштылар. Чарага Владимир Иванович 2016 елда иҗат ителгән өр-яңа “Сиреннәр”, “Кышкы кич” картиналарын алып килде. Бу очрашу балалар күңелендә матурлыкка соклану, талантлы авылдашыбыз белән горурлану хисләре уятты.
.jpg)
.jpg)