Песәй хэм Тойгуҗа узешчәннэре яңа иҗат сезонын ачып жибәрделэр

2016 елның 28 октябре, җомга

27 октябрьдә Песәй авылы мәдәният йортында  Песәй һәм Тойгуҗа узешчәннәре яңа иҗат сезонын ачып җибәрделәр.  Концерт җыр, бию, юмор белән үрелеп барды. Хәр чыгыш залны тутырып утыручы тамашачыларның алкышларына күмелде. Өлкәннәр, сәхнә ветераннары белән бергә талантлы балаларның да чыгыш ясавы куркәм күренеш булды. Песәйдән кызлар ансамбле, Галиахмәт Гатауллин, Сабира Гыйлфанова, Гөлнар Ситдикова, Гүзәлия Гаффарова, Валентина Башенина,  Фәридә Садриева, Ришат Кабиров һәм кечкенә җырчылар Миләүшә Ситдикова, Диләрә Ситдикова, Зарина Заитова, Зия Хикматуллина, Тойгуҗадан үзләренең юморлары белән Рәмзия Зиннатуллина ,Айсинә Мөхәмәтҗанова, Александра Сафина матур җырлары белән күңелләргә хуш килде. Концертта авыл жирлеге башлыклары Сафин Рафит Ахметшинович, Мухаметгалеев Вильдан Ильсурович үзләренең  җылы теләкләрен җиткерделәр. Концертны шигъри тәлгәшләргә  төреп Рузалия Яраханова алып барды. Тамашаны оештыручылар Песәй һәм Тойгуҗа мәдәният йорты директорлары Рафаэль Кабиров, Айсинә Мухаметзянова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International