Күз бәйләш

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова “Ләйсән” балалар бакчасында булды. Бу юлы ул нәни дусларына “Күз бәйләш” уены тәкъдим итте.

Кечкенәләр уенны бирелеп уйнадылар. Яшерелгән китапны  балалар һәркайсы тиз арада  табып  алды, һәм китапханәче аларга кычкырып укыды, бергәләп фикер алыштылар. “Ак песи”, “Итагатьле мәче”, “Журнал укучы жираф» китаплары нәниләрнең күңеленә аеруча хуш килде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International