Абалач мәдәният йортында чираттагы клуб сезоны ачылуы

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Менә шундый яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында “Клуб сезоны”  үзенең эшен башлап җибәрә.

25 октябрь көнне Абалач мәдәният йортында чираттагы клуб сезоны ачылуы булды. Абалач hәм Бөрешле авыл клублары узешчән артистлары “Көзге моңнар” дип исемләнгән җыр-биюле кичәне тәкъдим итте. hәрбер чыгышны Абалач авылы халкы көчле алкышларга күмеп каршы алды. Кичә бик матур узды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International