31 нче октябрьдә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә Менделеев мәйданчыгында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек буенча җыелыш узды. Киңәшмәдә оешма җитәкчеләре катнашты.
Валерий Сергеевич билгеләп үткәнчә, шәһәрнең юбилее булу сәбәпле, Яңа ел бәйрәме җитди әзерлек белән үтәргә тиеш. Һәр урам, мәйданчык, һәр офисның тиешле дәрәҗәдә бизәлүе шарт. Мәйданчыктагы Үзәк чыршыда юбилей “илле” саны яктыртылырга тиеш. Иң яхшы әкият геройлары, кар сыннары, Кыш бабай һәм Кар кызы конкурслары да оештырыла.
Поселокта 26 нчы октябрь көнне Хокукый ярдәм көне үткәрелде. Монда кеше хокуклары оешмасы ярдәмчесе Марат Зарипов катнашты.