28-29 нчы октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә бил көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты узды. Ярышта Ямайка, Израиль, Кытай, Кыргызстан, Яңа Зелендия, Үзбәкстаннан командалар катнашты. Рәсәйдән 38 ярышчы көч сынашты, шулардан 12 се Татарстан спортчысы иде. Безнең районнан ДЮСШ “Батыр” да шөгыльләнүче Калимуллин Ренас бар иде. 82 кг лы үлчәү категориясендә Ренас Дөнья кубогы – 2016 га ия булды. Хәзер ул ике тапкыр Дөнья чемпионы.