Сәйтәк авыл клубы яңа иҗат сезонын ачып җибәрде

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

1 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубы яңа иҗат сезонын “Күршеләр...куршеләр...” дип исемләнгән кызыклы тамаша - концерт белән ачып җибәрде. Концертта ут күршеләребез Татар Тәкәш авылы үзешчәннәре дә катнашты. Шулай ук күрше тирә-юнь  авыллардан да  да кунаклар килүе  бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Тамашачылар җырчыларыбыз Ефимова Л., Галиева И., Ахтямова  Т., Александрова К.ның чыгышларын җылы каршы алдылар. Татар Тәкәше авылыннан нәни Григорьев Радмир үзенең нәфис сүз осталыгы белән барлык тамашачыларны таң калдырды. Сәйтәк  авылы “Карендәшләр” ансамле чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Тамашаны татар әбисе Чәчкә (Харитонова Р.) белән керәшен әбисе Мәтрүнә (Гизатуллина Я.) күршеләр  тормышына, авыл яңалыкларына таянып уен-көлке белән бик кызыклы итеп алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International