Баларның әхлакый тәрбиясе турында сөйләшү
Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши, ләкин ул аны төрлечә үткәрә. Кемдер өчен ул төрле югарылыкларга ирешү, үзеннән торган барлык эшләрне җаваплы башкару. Кайберәүләр өчен мәгънәсез вакыт үткәрү, кирәкмәгән әйберләр артыннан куу... Кешенең тормышы мәгънәсе турында, балаларга әхлак тәрбиясе бирү хакында районда ата-аналар конференциясе уздырылды. Чараның максаты гаиләдә әхлакый тәрбия бирү, балаларны тәрбияләүдә яңа алымнар куллануга юнәлдерелгән иде. Конференциядә алтмышлап кеше катнашты.