Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында АО “Аммоний” да промышленность мәйданчыгының үсешенә багышланган киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә АО “Аммоний” ның директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, Татарстанның икътисад эшләре буенча министр урынбасары Н.Таркаева катнашты. Очрашу вакытында промышленность мәйданчыкларында яңа проектларны ничек куллану турында фикер алышынды.