Бүген АО “Аммоний”ның промышленность мәйданчыгының территориясендә актив пенсионерлар өчен экскурсия уздырылды. Экскурсиядән соң аларны бәйрәм табынына чакырдылар. Хезмәт ветераннарын район башлыгы Валерий Чершинцев, АО “Аммоний” ның директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, Татарстанның икътисад эшләре буенча министр урынбасары Н.Таркаева, ТР Дәүләт советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина өлкәннәр көне белән котладылар.