2 нче ноябрьдә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге делегация Удмуртия Республикасының Алнаш районына тәҗрибә уртаклашу максаты белән барды. Визит вакытында Валерий Чершинцев КФХ “Степанов”ның 240 баш мөгезле эре терлек фермасында булды, мондагы эш тәртипләре белән танышты. Делегация составында Менделеев районының авыл хуҗалыгы җитәкчесе Х.Хадиуллин, КФХ “А.Смирнов” җитәкчесе, ООО “Колхоз Кама” ның директоры А.Галимов, ООО “МенделеевоАГРО” директоры С.Карлиннар да бар иде.