Тойгуҗа авыл китапханәсендә Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан кичә уткәрелде.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2 нче ноябрьдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә  татар халкының моң чишмәсе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уткәрелде.

Кичәдә композиторның тормышы, иҗаты турында сөйләнде, Сара Садыйкова  язган йөрәккә ятышлы  моңлы җырлар башкарылды. Кичәдә катнашучылар шулай ук композиторның тормышы һәм иҗаты турындагы кроссвордны бик төгәл чиштеләр һәм китапханәче әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International