5 нче ноябрь коне - сәнгать тоне итеп билгеләнгән иде, шул уңайдан Камай мәдәният йортында яшьләр өчен "Караоке-Батл" дип аталган ярыш оештырылды. Ярышның максаты булып - үзебезнең татар халык җырларын, эстрада җырчыларына мәхәббәт уяту иде. Бу уенда Гыйлманова Гөлнара һәм Гыймаҗетдинов Ришат көч сынаштылар. Аларга башваткыч сораулар бирелде, узара караокедан җыр җырлау ярышы уздырылды. Һәр катнашучының үз җан атары бар иде. Бәйгедә Гыймаҗетдинов Ришат җиңүне яулады, аңа буләк тапшырылды. Кичә татарча дискотека белән дәвам итте.



