4 ноябрьдә Тойма авылы мәдәният йортында Халык бердәмлеге көненә карата мәдәният хеэмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Бердәм яшик,бергә булыйк» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырылды.
Кичәдә төрледән- төрле уеннар уйналды . «Күз йомып исәнләшү» , «Күз бәйләп исәнләшү» , «Күз бәйләп каршыңда утыручыны ашату» , «10 адым 10 исем» , «Кырмыска уены» , «Утрау» , табышмаклар һәм башкалар . Уеннар арасында моңлы җырлар ,дәртле биюләр башкарылды.


.jpg)

