Якты дөньяга ямь биреп яшик

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

5 ноябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылу уңаеннан “Якты дөньяга ямь биреп яшик” дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Алып баручылар Юлия Шәймөхәмәтова һәм Гүзәлия Гомәрова тамашачыны авыл буенча “сәяхәткә” дәштеләр. Бәзәкә авылында халыкның яшәеше өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, шифаханә, почта, китапханэ, сәүдә нокталары эшли. Тубәтәйле  абыйлар, ак яулыклы апалар мәчеткә йөриләр. “Кама” колхозы оешмасы узенен алдынгы терлекчеләре, механизаторлары белән данлыклы.  Халык тату, бер берсенә ярдәмләшеп яшиләр, барысы да диярлек җыр моңга гашыйк. Тамаша залынын халык белән тулы булуы –моның ачык дәлиле. Узешчән сәнгать артистларыбыз бик теләп, авылдашларга,  читтә яшәп тә концертка дип кайткан бәзәкәлеләргә, килгән кунакларга музыкаль сәламнәрен тапшырдылар.

Менделеев районы мэдэният идарэсе башлыгы Екатерина Владимировна концертта катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерде. Бәзәкә авылының талантларга никадәр бай икәненә тагын бер кат инандым диде ул,  зур уңышлар, мәдәният тормышының гөрләп торуын теләде. Без узебез дә районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтлебез, безгә яңа музыкаль аппаратура бүләк иттеләр. Алла бирсә киләчәктә дә тыныч күңел, күтәренке кэеф белән халыкка хезмәт итәргә, якты дөньяга ямь биреп яшәргә язсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International