Татар Тәкәш авылында көзге каникуллар

2016 елның 11 ноябре, җомга

1 ноябрь көнне Татар Тәкәш авылы клубында көзге каникуллар башлану уңаеннан “Ур-ра, каникуллар” исемле балаларга ял кичәсе булды. Кичәгә төрле яшьтәге  укучы балалар җыелган иде. Авыл клубы мөдире Мусина А.З. балаларның яшенә, һәрбер төркем өчен  уеннар  әзерләде.Укучылар уеннарда бик теләп катнаштылар.Бигрәк тә спорт уеннарында теләп катнаштылар. Кичә азагында Айгөл Зөфәровна барлык балаларга тәмле призлар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International