Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды

2016 елның 12 ноябре, шимбә

11 нче ноябрьдә С.Гассар исемендәге мәдәният йортында РФ ның эчке эшләр органы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Залда утыручы хезмәткәрләрне МВД начальнигы А.Юнысов котлады, яхшы хезмәткәрләргә мактау кәгазьләре тапшырды. Район башлыгы Валерий Чершинцев  үз чыгышында эчке эшләр органнары ветераннары һәм офицерларына рәхмәт белдереп, шәһәрдә яшәүчеләрнең тыныч тормышы өчен җаваплы булуларын  югары бәяләде. Соңыннан тәртип саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәтләрендә югары уңышка ирешүчеләренә истәлекле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырды.

Чакырылучылар өчен иҗади коллективлар бәйрәм концерты тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International