Ямалиева Миңсылу Минегали кызын 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

19 нчы ноябрьдә  Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнарына ия булган мактаулы терлекче Ямалиева Миңсылу Минегали кызын 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр  һәм аңа сәламәтлек, гаилә тынычлыгы теләделәр. Сугыш алды елларында туып, әтиләрен сугышта югалтып ,тормышның ачысын-төчесен күреп үсә бу гаиләдә өч кыз. Иң олы бала буларак, Миңсылу апа әнисенең ярдәмчесе була. Бик иртә башлана аның хезмәт биографиясе.Ул гомер буе терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыга, 5 бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге көндә дә ул бар булганына канәгать булып, тормыштан тәм табып, балаларына, оныкларына рәхмәтле булып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International