2016 нчы елның 18 ноябрендә Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бердәм хокукый ярдәм дәресе үткәрелде. Әлеге дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Тимербаев Н.Ш. оештырды. Дәреснең максаты – балаларга һәм әти-әниләргә бала хокукларын яклау өлкәсендә ярдәм күрсәтү. Чарада 7 – 11 сыйныф укучылары (барысы 18 бала), мәктәп укытучылары һәм ата-аналар катнашты. Тимербаев Н.Ш. дәресне тормыш белән бәйләп, мавыктыргыч итеп оештырды, балаларны һәм ата-аналарны кысыксындырган сорауларга җавап бирде.