22 ноябрьдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә рус язучысы, этнограф, лингвист, лексикограф, табиб В.И.Дальнең тууына 215 ел тулу уңаеннан "Әкиятләрнең акыллы киңәше" дигән чара үткәрелде.
Балалар язучының күпкырлы иҗтимагый, иҗади тормышы белән таныштылар. Әкиятләр исемлеген барлап, "Торна белән челән" әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар, мәкальләрнең ахырын әйттеләр, табышмакларга җавап таптылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)