Татар тәкәше авылында матур гына яшәп ятучы Кашбиев Мирсәет Кашбиевичка 80 яшь тулды.
Аны котларга дип бөтен туганнары җыелды. Миндә клуб мөдире буларак хөрмәтле Мирсәит Кашбиевичны туган көне белән котлап узасым килә.
Дөньяның саф хавасын сулап, ризыкларын татып, гузәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гөмер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә ... Ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр энҗе бөртегедәй балалар устереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай Тәгаллә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Купме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
.jpg)
.jpg)