Бәзәкә авылы мәдәният йортында һәр атнада балалар өчен тематик кичә уза. Бүген ул "Бәхетле балачак" дип исемләнгән ял кичәсе иде. «Торнадо» белән «Бессмертные» командалары арасында, төрле конкурслар, шаян викториналар булып узды: "кросс вопрос"," Самый,самый"," Мульти - пульти" сорауларына бик теләп җавап эзләделәр. Балаларга бигрәк тә яраткан мультфильмнардан танылган фразаларны, җырларны искә төшерү ошады. Торнадо 26 : 25 хисабы белән җиңүгә иреште. Кичә дискотека белән тәмамланды.


