24 ноябрь көнне Бәзәкә мәктәбенең I-нче класс укучылары укытучы Р.Вахитова белән авыл китапханәсендә булдылар.
Китапханәче Ф.Башарова аларны китапханә белән таныштырды, аннары балаларга яраткан Г.Тукай әкиятләре буенча викторина тәкъдим итте. Чараның соңында кечкенә укучылар, 2016 ел – Кино елы буларак, Л.Муурның әкияте буенча төшерелгән “Крошка Енот” мультфильмын карадылар һәм әдәби китаплар яздырып алып саубуллаштылар.
.jpg)
.jpg)