25 нче ноябрь көнне Сәйтәк һәм Татар Тәкәше авылы үзешчәннәре “Күршеләр, күршеләр” исемле кызыклы тамаша-концерт программасы белән Турай авылы Мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Турай халкы хозурына дәртле биюләр, җырлар, нәфис сүз тәкъдим ителде.Алып баручылар Чәчкә (Харитонова Р.) һәм Мәтрүнә (Гизатуллина Я.) авыл тормышына багышланган мәзәкләре белән халыкның күңелен күтәрде. Барлык чыгыш ясаучыларны тамашачыларга көчле алкышларга күмеп каршы алдылар.Бәйрәм дәвамында тамашачыларның йөзләреннән елмаю китмәде. Мәдәният йормы директоры Мухаметхатипова Ф. барлык тамашачылар исеменнән һәвәскәр артистларга зур рәхмәтен җиткезде. Иҗади төркемнең җитәкчесе Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.каршы сүзендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте, барлык залда утыручы әниләрне якынлашып килүче Әниләр көне белән тәбрик итте.
.jpg)




