26 нчы ноябрьСәйтәк авыл клубында көнне мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары өчен Сәламәтлек көне уздырылды. Чаранын девизы “Сәләмәтлек үз кулыбызда “ иде. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балалар белән сәламәтлек турында әңгәмә уздырды. Сәламәтлекне саклау һәр кешенең үз кулында булуына басым ясады.Табышмаклар, викторина сораулары аша сәламәтлекне нәрсә тәшкил иткәнен ачыкладылар.Чара спорт уеннары белән дәвам итте. Балалар командаларга бүленеп клуб мөдире әзерләгән ярышларды бик теләп үзара ярыштылар. Чарадан соң бергәләшеп тау шуарга бардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)