Сөйлим әнием турында

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

27 нче ноябрьдә Тойгуҗа мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре "Сөйлим әнием турында " дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичәнең кунаклары, төрле конкурсларда  катнашып, үзләренең  өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичәдә  гаилә турында мәкаль, әйтемнәр  кулланылды,  әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар яңгырады. Бәйрәмнең иң олы кунагы -Рәисә апа Авзалованың әниләр турындагы җыры  барысының да күңеленә хуш килде. Бәйрәм күңелле сөйләшүләр белән  ризык-нигъмәт тулы чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International