28 нче ноябрь көнне Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре белән берлектә “Ләйсән” балалар бакчасында әниләр көненә багышланган “Әни-тормыш нигезе” дип исемләнгән кичә булды. Балалар бакчасы тәрбиячесе Ефимова Л.М. балалар белән әниләр турында әнгәмә уздырды.. Балалар шигырьләр сөйләделәр, “Уенчыклар җыям”, “Кем тизрәк”, “Кайсы артык” уеннары аша үзләренең әниләренә ничек булышканнарын курсәттеләр. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. аларга әниләр турында җырлар тыңлатты һәм балаларга “Әнием кадерлем ” исемле җыр өйрәтте. Кичә азагында балалар тәрбияче белән берлектә әниләренә буләк ясадылар.
.jpg)
.jpg)