26 ноябрь көнне әниләр һәм дәү әниләр өчен “Ана күңеле шәфкать диңгезе” дип исемләнгән кичә булып узды. Чара мәдәният йортында шөгыльләнүче кызлар төркеме әзерләгән җылы эчтәлекле концерт программасы белән башланып китте. Әниләргэ, әбиләргә багышланган матур җырлар, тирэн эчтәлекле шигырьләр яңгырады, “Талбишек” биюе көчле алкышларга күмелде. “Әни белән кыз” исеме астындагы шаян миниатюралар килгэн кунакларны ирексездән көләргә мәҗбүр итте)).
Кичәнен икенче өлешендә, микрофон кунаклар кулына тапшырылды. Фәния апа Башарова әзерлэгэн биремнәр, кызыклы конкурслар, әниләрне һәм дәү әниләрне ерактагы балачакка, усмер вакытларгы алып кайтты., алар элекке җырларны, тормышта булган кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Инде күп еллар горур “Дәү әни” исемен йөрткән апаларыбыз үзләрен яшь әни ролендә дә сынап карадылар һәм сынатмадылар!
Бу көнне кунаклар өчен “Сәламәтлек салоны” да үз хезмәтләрен тәкъдим итте)): Розалия Насифуллина оештырган хәрәкәтле уеннардан беркем дә читтә калмады. Ул әзерләгән биремнәр кызларны, апаларны, әниләрне, әбиләрне биергә, йөгерергә, ярышырга, шаярырга мәҗбүр итте. Килгән кунаклар чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр: “Бүгенге кичә тәннәребезгә сихәт, җаннарыбызга шифа остәде”-диделәр.
Яраткан традиция буенча кичэ хуш исле чәй табыны артында тәмамланды.
.jpg)


.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)

