Кояштай түгәрәк була әниле дөнья гына

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Иске Гришкин авыл китапханәсендә балалар өчен «Кояштай түгәрәк була әниле дөнья гына» исемле әдәби сәгать уткәрелде.

Укучылар презентация аша әниләр бәйрәме тарихы белән таныштылар. Әниләргә багышланган шигырьләрне, мәкаль-әйтемнэрне искә төшерделэр. Әниләрнең изге куңелен нәфис гөлләргә тиңләп булыр иде. Балалар әниләренә багышлап җылы хисләрен, ярату сүзләрен үреп, төсле кәгазьләрдән үз куллары белән бик матур чәчәкләр ясадылар. Яхшы кәеф дулкынында, иҗат җимешләре белән кадерле әниләрен сөендерергә ашыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International