Язмышлар язылганда

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

Якынлашып килүче инвалидлар көне уңаеннан Камай авылы мәктәбендә  язучы Фәнис Яруллинга багышланган “Язмышлар язылганда” исемле мәрхәмәтлелек сәгате уздырылды. Укучылар язучының фаҗигале язмышы белән таныштылар. Тормышта авыр кайгыларга бирешмичә яшәгән Фәнис Яруллин безнең барыбызга да үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International