Әниләргә җырлыйк мәдхия

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Татар Тәкәш авылы клубында Әниләр бәйрәменә багышланган кичә булды.Кичгә  куңел ачырга -җырлап ,биеп алырга авылның иң актив кешеләре җыелдылар.Клуб мөдире Мусина А.З . белән бергәләп Мусина Әминә , Мухтасипова Венера ак кәгаздән бик матур чәчәкләр ясап кадерле әниләренә  буләк иттеләр.Кичә барышында барлык катнашучылар әниләрнең  җирдә иң газиз,якын кеше икәненә яңадан бер кат инандылар..Чөнки ул сине тудырган ,күкрәк сөтен имезгән ,җыр көйләп бишектә тирбәткән ,беренче елмаюны күреп куанган ,туган телне өйрәткән, халык  моңын күңеленә сеңдергән.Рәхмәт сезгә бөек кешеләр .Авыл узешчәннәре, балалар башкарган  номерлар әниләр хөрмәтенә яңгырады. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International