Әниләрнең күзләренә карагыз

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

25 нче ноябрендә Бөрешле авылы мәдәният йортында хөрмәтле әниләргә багышланган балалар катнашында “Әниләрнең күзләренә карагыз” дип исемләнгән кичә үтте.

Әниләргә багышланган бик күп җырлар, биюләр башкарылды. Шулай ук кичә барышында әниләр катнашында төрле кызыклы уенннар оештырылды. Кичә ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдән әниләребез кәнагать калды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International