Kонкурсының финалы үтте

2016 елның 2 декабре, җомга

Бүген МГББУ "Яңабирде урта мәктәбе"ндә "Мудорвай"   ("Росточек") этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә балалар  учреждениеләре арасында балаларның гыйлем тел байлыгын күрсәтә торган  Республика конкурсының финалы үтте. Конкурсның оештыручысы Татарстанның удмурт милләте оешмасы вәкилләре булды. Республика бәйгесендә "бию", "шигырь", "җыр", "рәсем" номинациясендә номерлар тәкъдим ителде.  Удмуртларның Татарстан Республикасы буенча милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Иванов М. А., Менделеевск районының Башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Макаров К. Г. конкурста  катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүче Яңабирде"Ромашка"  балалар бакчасы булды һәм учреждениегә акчалата сертификат тапшырылды.  Барлык бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International