Гражданнар Кабул итте

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген, район башлыгы Валерий Чершинцев, район хакимияте администрациясе бинасында гражданнарны кабул итте. Бу юлы Менделеевск халкы район җитәкчелегенә авыл балалар бакчаларында өстәмә төркем ачу буенча, Геройлар аллеясын музыкаль бизәлеш белән тәэмин итү, кайбер социаль һәм торак буенча, шәһәрне төзекләндерү турындагы сораулар  мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Валерий Чершинцев, гражданнар белән аралашканнан сон,  үзенең урынбасарларына сорауларны  җентекләп тикшерү һәм чаралар күрү буенча йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International