КВН юниор-лигасының “Кышкы кубок”ачык уены

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрьдә Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеевск районы КВН юниор-лигасының “Кышкы кубок”ачык уены узды. Бу чарада 9 команда катнашты:1,2,3,4,7- нче номерлы урта мәктәпләр, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү Техникумы командасы, Турай урта мәктәбе командасы, Яр Чаллы шәһәре мәктәбе командасы. Катнашучылар  үзләренең актерлык осталыкларын "Визит карточкасы" һәм "5 яңалык" конкурсларында лаеклы итеп күрсәтә алдылар. Район башлыгы Валерий Чершинцев командаларның чыгышын югары бәяләде һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр теләде.

КВН уенының нәтиҗәләре:

КВН ның ГРАН-ПРИ һәм Кышкы кубогын "Үз атмосферабыз" ( СОШ№7) командасы алды;

 1 урын –"Фатир 3" КВН командасы (СОШ №3);

2 урын –"Профессионаллар" КВН командасы (ТНН);

3 урын -  "ГЭСпода" КВН командасы (Яр Чаллы шәһәре);

 "Иң Яхшы актер"номинациясен  Платон Локтев, "Иң Яхшы актриса" номинациясен  Ренат Курбанова алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International