Сәламәтләндерү комплыксы “Нептун”да шөгыльләнүче балалар арасында йөзү буенча"Алга, җиңүгә!"дип аталган ярышлар
2016 елның 14 декабрендә Сәламәтләндерү Комплексы "Нептун"да инде традицион чарага әйләнгән сәламәтләндерү буенча йөзү төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар арасында ярышлар узды. Тренерлар А. Д. Паитов һәм И. В. Борисова тәкъдим иткән яшь спортчыларның җанатарлары буларак әти-әниләре, дуслары килгән иде. Трибуналарда тавыш һәм күңелле иде,җанатарлар бердәм булып үз командаларына дәрт биреп тордылар. Ярышлар кечкенәләр һәм зурлар төркемнәре өчен өчәр булып алты эстафетада узды.Йөзү белән беренче ел шөгыльләнүче балалар үзләренең ничек йөзәргә өйрәнгәннәрен,бары тик куллары белән яки бары тик аяклар белән генә һәм тулы координация белән йөзәргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.Алар өчен 25 м дистанция билгеләнгән иде.Өлкән спортчылар 50 м дистанциядә көч сынашты.
Бу юлы уныш символик исемле"Җиңүче" командасына (тренеры И. В. Борисова) елмайды, икенче урын- "Диңгез йолдызлары" командасына (тренеры А. Д. Паитов), өченче урынны баллар суммасы буенча "Диңгез патшалары" (тренеры А. Д. Паитов) һәм "Олимпийцлар" командасы спортчылары(тренеры И. В. Борисова) үзара бүлделәр.
Барлык катнашучылар да мактау грамоталары, баллы призлар белән бүләкләнделәр.