15 декабрь көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3нче мәктәп укытучысы Абдуллина Р.З. белән, 6 “А” сыйныфы укучылары өчен,татар театрының 110 еллыгына багышланган сәяхәт-дәрес үткәрделәр.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен, губернатор рөхсәте белән, ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Татар театры тарихы сәхифәләре белән танышкач, укучылар Казандагы театрларга виртуаль сәяхәт кылдылар. Бик кызыксынып “Беренче театр” (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры), “Алмачуар” (Казан дәүләт яшь тамашачы театры) спектакльләреннән өзекләр карадылар; театр тарихы, артистлар тормышын яктырткан китаплар белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)