Театрга йөр, гыйбрәт ал!

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

22 нче декабрьдә Тойгуҗа  авылы китапханәсендә татар театрының 110 еллыгына багышланган  "Театрга йөр, гыйбрәт ал!" исемле әдәби кичә үткәрелде.

Китапханәдә татар театры тарихы, артистларның иҗаты, тормышы турындагы китаплардан күргәзмә оештырылган иде. Китапханәче Сафина А.А. татар театрлары турында сөйләде, ә инде телевизор экраннарыннан яисә театрга барып караган спектакльләр искә төшерелгәч, китаплардан Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү", "Әлдермештән Әлмәндәр", Галиәскәр Камалның "Беренче театр" пьесаларыннан аеруча истә калган эпизодлар турында өзекләр укылды. Соңыннан кичәдә катнашучылар татар театры тарихы, анда эшләүче артистларның тормышы, иҗаты турында китапханәче төзегән кроссвордны чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International