Проектларны планлаштыру һәм тормышка ашыру буенча киңәшмә булып узды

2017 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген район администрациясендә район җитәкчесе Валерий Чершинцев җитәкчелегендә моношәһәрләрне үстерү программасы кысаларында проектларны планлаштыру һәм тормышка ашыру буенча киңәшмә булып узды. Алдагы елларга Менделеевск районының һәм Менделеевск шәһәренең үсеше, индустриаль сәнәгати парклар төзү, яңа эш урыннары барлыкка килү, “Халыклар дуслыгы” һәм “Ушков утраулары” паркларын төзекләндерү һәм башка проектлар буенча сораулар кузгатылды. Очрашу вакытында эшче группалар беренчел гариза һәм эшнең стратегиясе буенча үтәлеш вакытын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International