Яңа ел алдыннан “Сатори” клубында эшләүчеләр һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары полиция хезмәткәрләре белән бергә акциядә катнаштылар (аз керемлеләр һәм күп балалылар өчен яңа әйберләр, уенчыклар, канцтоварлар җыйдылар).
Яңа ел каникуллары вакытында “Сатори” клубында тәрбияләнүчеләр күңелсезләнеп утырмадылар. 2 нче гыйнвар көнне “Батыр” Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында алар өчен чаңгыда шуу оештырылды. Бу көнне һава торышы җылы булды. Балалар, рәхәтләнеп һәм узыша-узыша, карлы чыршылар арасында шудылар. Ата-аналар да читтә калмыйча, чаңгы шууда активлык күрсәттеләр.
5 нче гыйнвар көнне “Сатори” клубында бик актив һәм күп белергә теләүчеләр җыелды. Алар “7 Могҗиза”, “Имаджинариум”, “Jenga” уеннарын уйнадылар. Интеллектуаль уеннар көнен йомгаклап, төрле тәм-томнар белән чәй эчтеләр.