Христос туган көнне билгеләп үттеләр

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

6 нчы гыйнвардан 7 нче гыйнвар төненә христианнар  дини бәйрәм – Христос туган көнне билгеләп үттеләр. Бәйрәм төнендә гыйбадәт кылу Менделеевск районының алты храмында узды. Кураково авылында бу бәйрәм үзенчәлекле булды. Чөнки бу көнне анда Косма һәм Дамиан чиркәве реставрациядән соң үз ишекләрен ачты. Бу бәйрәм белән авыл халкын район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.

Бәйрәм службасын протоиерей Виктор Стребков үткәрде. Служба иртәнге 4-5 кә кадәр булырга да мөмкин. Барлык менделеевлылар да храмда шышы вакытны аяк өсте үткәрергә әзер түгел. Әмма кайбер дингә ышанучылар азакка кадәр калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International