Кышкы каникул вакытында Татар Чаллысы урта мәктәбендә барлык укучыларның 50%ы катнашкан берничә чара үткәрелде: 28 декабрьдә биология укытучысы Архипова Н.Н. “Экологик сукмак” исемендәге уен уздырды. Анда балалар кошларның кайда кышлаулары турында, аларга нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында белделәр. 29 декабрьдә Кыш бабайның иҗади мастерское эшләде. Укытучылар Борисова Л.Г. һәм Суфиева Л.М., балалар белән берлектә, “Яңа ел сәгате” фигурасын ясадылар һәм буядылар. 3 нче гыйнварда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова С. М. “Раштуа викторинасы уздырды. Ул Раштуа бәйрәменең тарихы турында сораулар бирде. Иисусның тууы турында кайбер фактлар балаларны шаккаттырдылар. Алар укытучыны игътибар белән тыңладылар.