Авылым һәм аның данлыклы кешеләре

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г. мәктәптә “Авылым һәм аның данлыклы кешеләре” исемле виртуаль экскурсия  уздырды.

Бу чара балаларда зур кызыксыну уятты. Алар авыл урамнары буйлап сәяхәт иттеләр, авылның талантлы шәхесләрен барладылар, бүгенге яшьләребезнең уңышларына сөенделәр.

Камай мәктәбен бетергән, көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Калимуллин Реназ, 2015 елда Самара шәһәрендә узган "WorldSkills" конкурсында беренче урынны яулаган Кабиров Фәнис, 2016 елда "WorldSkills" конкурсында беренче урынны алган Зиннатуллин Айзат, волейбол буенча республика спартакиадасында беренче урынны алган Шайхиев Риас укучылар өчен үрнәк булып торалар.

Менделеев районын, Камай авылын еракларга ишеттергән шәхесләребез булуы белән без горурланабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International