МВД бүлегендә 2016 нчы ел буенча полиция эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

12 гыйнварда Менделеевски районының МВД бүлегендә 2016 нчы ел буенча полиция эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә шәһәр башлыгы В. Чершинцев, МВД бүлеге мөдире А. Юнысов, экономик куркынычсызлык бүлеге мөдире И. Сафиуллин, район прокуроры А. Чураков һәм башкалар катнашты. МВД бүлеге мөдире А. Юнысов 2016 нчы елның һәр ае буенча оператив эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Менделеевски районы МВД бүлеге 3928,1 баллы күрсәткече белән яхшы дип билгеләнде һәм өченче категорияле 21 бүлек арасында беренче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International