Турай җирлеге халкы белән очрашу

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 нче гыйнварда район башлыгы Валерий Чершинцев Турай җирлеге халкы белән очрашты. Җыен алдыннан концерт номерлары күрсәтелде.

2016 елдагы эшчәнлек турында отчет белән җирлек башлыгы Әлфирә Рәхимова чыгыш ясады. Докладта билгеләнгәнчә, үзара салым акчалары рациональ файдаланылды, ГДИ һәм БДИ нәтиҗәләре буенча Турай мәктәбе авылларның мәгариф учрежденияләре арасында беренче позициясе яулады. Хәзер мәчеткә газ кертү мәсьәләсе хәл ителә.

Территориядә Нигъәтҗанов КФХ урнашкан, ул терлекчелек белән шөгыльләнә. Фермерлар быел малларның баш санын арттырырга, терлекчелек биналарын ремонтларга ниятлиләр. Шулай ук авылга инвестор “Менделеевск-агро” ЖЧҖ килде.

Оператв хәл торышы белән участковый Артур Шакиров таныштырды, хәрби комиссар Сергей Залуженко контракт  хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләде.

В.Чершинцев 2017 нче елга районда куелган зур планнар турында сөйләде.

Очрашу ахырында җыелганнар Ахтиялда клуб, Турай мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы төзүгә, фермерлык алып бару өчен җирләрне рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Алар барысы да алга таба тикшерү һәм карарлар кабул итү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International